The Tower of Babel (Genesis 11: 1-9)
татарча (Tatar)
Бабил манарасы
- Башлангычта бѳтен кешеләр бер телдә, бер шивәдә сѳйләшәләр иде.
- Алар, кѳнчыгыштан хәрәкәт итеп, Шинар үзәнлегендә үзләренә урын табып, шунда җирләштеләр.
- Бер-берләренә: - Әйдәгез, утта яндырылган кирпечләр сугыйк, - диделәр. Таш урынына - кирпеч, исвесть урынына җир сумаласы куллана башладылар.
- Соӊра әйттеләр: * Җир йѳзе буйлап сибелеп бетмик һәм исемебезне данга күмик дисәк, үзебезгә бер шәһәр тѳзеп, башы күкләргә тиярдей биек манара торгызыйк, - диделәр.
- Раббы адәм балалары тѳзи башлаган шәһәрне һәм манараны күрү ѳчен күктән инде
- һәм болай диде: * Менә, болар барысы да бер телдә сѳйләшүчеләр, бер кавем кешеләре, әнә нәрсә эшли башлаганнар. Инде болар уйлаган эшләреннән кире кайтмаячак.
- Шуӊа күрә, түбән иӊеп, телләрен буташтырыйк, сѳйләшкәндә берсе-берсен аӊламас булсыннар.
- Шулай дип, Раббы адәм балаларын җир йѳзе буйлап чәчте, алар бу шәһәрне тѳзүдән туктадылар.
- Шунлыктан шәһәр Бабил* дип аталды. Чѳнки Раббы адәм балаларыныӊ сѳйләмә телен шунда буташтырды - аларны шуннан торып җир йѳзе буйлап чәчте.
* Бабил - яһүдчә «бутау», «буталу» мәгънәсендә.
Source: Бытие. Genesis in Tatar language, Institute for Bible Translation, Moscow (2007). http://ibt.org.ru/russian/bible/ttr/OT/gen.pdf
Contributed by Wolfgang Kuhl
Information about the Tatar language |
Tower of Babel in Tatar |
Language learning materials for Turkic languages
Tower of Babel in Turkic languages
Azeri,
Bashkir,
Chuvash,
Crimean Tatar,
Karakalpak,
Kazakh,
Kumyk,
Kyrgyz,
Tatar,
Turkish,
Turkmen,
Tuvan,
Uyghur,
Uzbek,
Yakut
Other Tower of Babel translations
By language |
By language family
Learn Chinese Characters with the Omniglot Chinese app